16 апрель көнне Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та физик мөмкинлекләре чикле социаль хезмәтләрдән файдаланучылар өчен өстәл уеннары һәм спортның адаптив төрләре буенча республика күләм мастер-класс узды.
Мастер-классны үткәрү өчен медицина училищесының студент-волонтерлары һәм Чистай инвалидлар оешмасы вәкилләре дә чакырулы иде.
Мастер-класс ике бүлектән торды: теоретик һәм практик өлеш.
Теоретик өлешендә Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йортының белгечләре Михеева Анна, Шигаева Светлана, Тугашева Ирина, Җамалетдинова Людмила, Сираева Альбина, Гыйльметдинова Марина “Новус”, “Кульбутто”, Джакколо”, “Шафлборд” өстәл уеннары һәм адаптив спорт төрләре “Бочча”, “Петанк” уеннарының килеп чыгу тарихы, дөрес уйнау тәртибе, уенның кагыйдәләре, организмның нинди органнарына тәэсир итүе турында таныштырып киттеләр. Һәр уен турында экраннарда өстәмә видеороликлар күрсәтелде.
Чараның икенче өлеше практик бүлектән торды.
Мастер-класста катнашырга килгән һәр белгеч уеннарда катнашып, теоретик өлештә саналып киткән уеннар белән якыннан танышты, уен барышында килеп чыккан сорауларына җаваплар алды.
Мастер-класста Татарстан республикасының төрле районыннан килгән 25 белгеч катнашты.
Чараны йомгаклап, мастер-класста катнашкан һәр спецалистка “Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм соөиалҗ яклау министрлыгының республика ресурс үзәге” дәүләт казна учреңдениясе сертификат тапшырды.
Июнь аенда интернат-йорт кысаларында, “Новус”, “Кульбутто”, Джакколо”, “Шафлборд” өстәл уеннары һәм адаптив спорт төрләре “Бочча”, “Петанк” уеннары буенча социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында бәйге оештырыла.