Кукмара районында оциаль хезмәт алучылар өчен иҗат кичәләре дәвам итә

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

ТАССР оешуның 100-еллыгына багышланган план нигезендә, Кукмарадагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү  үзәгендә  тернәкләнү курсы үтүче инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен  район тормышына зур өлеш керткән шәхесләр белән очрашулар уздырыла.

"Аралашу клубы" утырышына Осипова Лидия чакырылган иде. Аның гомере илнең, республиканың үсеш этаплары белән бәйле.

Лидия Туктар кызы күп балалы гаиләдә туа. Хезмәт юлын лаборантка булып башлаган. Аннан педагогия училищесын тәмамлый һәм хезмәт дәресләре укыта. Соңрак Казан педагогия институтына укырга керә. Аны тәмамлап, башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли башлый.  Лидия Осипова хезмәт эшчәнлегенең барлык елларында актив тормыш позициясе алып барган. Ул 39 елын балаларга багышлады. Мәгариф отличнигы, Хезмәт Ветераны исеменә лаек булды.     

 Лаеклы ялга чыккач, Лидия Туктар кызы барлык чараларда актив катнашып, иҗат белән шөгыльләнә. Ниһаять, ул үз хыялын тормышка ашырып,  картиналар чигә башлый. Бу хобби аңа зур ләззәт һәм шатлык китерә. 

Очрашуда да аның "Чигү", "Бисер белән эшләү", "Фоамиран  чәчәкләре" техникасы күргәзмәсе оештырылды. Барлык катнашучылар – балалар, аларның әти-әниләре, үзәк хезмәткәрләре аның тормыш тарихын кызыксынып тыңлады, презентация карадылар, сораулар бирделәр.

Мондый очрашулар замана яшьләренә туган як тарихын белергә ярдәм итә, милли мәдәният һәм декоратив-гамәли иҗат белән кызыксынуны арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International