Соңгы мәгълүматларга караганда, Чистайда рәсми рәвештә теркәлгән 381 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 20 кешегә күбрәк.
Бу атнада Алабуга, Яшел Үзән,Кама Аланында һәм Менделеевскта эшсез гражданнар саны бераз арткан. 2019 елның 16 апреленә әлеге шәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 424, 507, 374 һәм 58 эшсез исәпләнә.