Бөгелмәнең социаль "Ялкын" балалар приютында тәрбияләнүчеләр белән эшләүдә эксперименталь эшчәнлек еш кулланыла.
Приютта яшәүче балалар педагоглар белән берлектә әйләнә-тирә дөнья закончалыкларын һәм күренешләрен танып-белү инициативалары рәвешендә тәҗрибә эшчәнлеге алып баралар.
Яшүсмерләр, "Кояш энергиясе" фәнни-танып-белү җыелмасын кулланып, өйдән чыкмыйча, электр тогының альтернатив чыганагын үзләштерделәр, бу система кояш нурларын сеңдерә, шәм кабыза ала.
Шулай ук электрон микроскоп ярдәмендә балалар кеше тиресенең "күрелмәгән" структурасын, үсемлекләрнең өслеген, бөҗәкләр төзелешен күрә алдылар.
Барлык кызыклы тәҗрибәләр, экспериментлар балаларны мөстәкыйль эзләнүгә этәрә, шулай ук тәрбияләнүчеләрдә кызыксынучанлык һәм мөстәкыйльлек уята.