Иҗат кичәсе Баулының социаль хезмәт алучыларын берләштерде

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

Баулы районының "Каен" инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә берничә иҗади чара узды. Үзәктә тернәкләнү узучы Татьяна Александр кызының иҗат кичәсе узды. Ул Бөгелмә шәһәреннән, әлеге үзәктә икенче тапкыр реабилитация үтә.

Шәфкать туташы  булып эшләгән Татьяна 10 ел элек шигырьләр яза башлый. Тирә-юньдәгеләрне үз әсәрләре белән таныштырып, ул уңай бәя ала.

"Каен" инвалидларны тернәклндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор А. Якупова җитәкчелегендә социаль ярдәм алучыларның  иҗади эшләре буенча  кургәзмә оештырылды.

Социаль  ярдәм алучылар арасында талантлы hәм “алтын куллы” кешеләр күп була. Дәресләрдә аларга үзләрен иҗади һәм мәдәни яктан күрсәтү мөмкинчелеге бирелә. Күргәзмәгә “Тозлы камырдан”эшләмәрләр, “Гәҗит көпшәләреннән кәрҗиннәр”  куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International