16 апрельдән Татарстанда "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе бара.
17 нче апрель көнне Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы - игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында яхшы сәламәтлек көне узды.
Иртә хезмәткәрләр өчен саф һавада гимнастика белән башланып китте. Аннан соң сәламәт яшәү рәвеше темасына табиб-педиатр белән ата-аналар җыелышы булды, анда 25 кеше катнашты.
Сәламәтлек көне реабилитантлар һәм хезмәткәрләрнең яхшы кәефенә, уңай психологик климат булдыруга ярдәм итте. Барысы да стандарт булмаган шартларда үз сәләтләрен ачарга мөмкинлек алдылар, дәрт һәм энергия тупладылар.
Әлеге акциягә Апас районының "Таң" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре дә кушылды.
17 апрель көнне акция кысаларында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре саф һавада "Сәламәтлек" дигән физкультура-сәламәтләндерү чарасы уздырды.