Мөслимдә юбилярны котладылар

2019 елның 17 апреле, чәршәмбе

17 апрель көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортында олы бәйрәм узды. Интернатта яшәүче Кондратьева Аграфина  узенең олы юбилеен – 90  яшен каршылады. 

Котлауларга Мөслим муниципаль район Советы аппараты җитәкчесе Р.Гарипов һәм Мөслим ветераннар Советы рәисе И.Хафизов, социаль яклау башлыгы Г.Фәтхуллина кушылдылар. 

Интернатта А.Кондратьева инде күптән яши, икенче гаилә тапты. Интернат эшчеләре аны якын туганнары кебек, сәламәтлеге, көнкүреше өчен борчылып, кайгыртып торалар. Юбиляр гомере буе колхозда хезмәт куйган, күп авырлыклар, югалтулар кичергән. Гомер көзләрен Аграфина апа җылыда, тынычлыкта, дуслары арасында, үзе яраткан җыр, моңнарга төренеп  каршы ала. Юбилярыбызга озын гомер, сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International