Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Югары Ослан урта мәктәбе укучылары Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында кунакта булды.
25 апрельдән Югары Ослан муниципаль районының “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Георгий тасмасы” акциясе старт алды.
5 нче майда Әгерҗе районының Красный Бор авыл җирлегендәге һәр учреждение хезмәткәрләре үзешчән сәнгать осталыкларын “Мәрхәмәтле йөрәк” исемле хәйрия концертында күрсәтте. "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр дә әлеге чарада катнашты.
Бүген Чистайның “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкән яшьтәге социаль хезмәтләрдән файдаланучылар “Ватанны саклаучылар” хөрмәтенә төзелгән җиңү почмагына сәяхәт кылып кайтты.
Югары Ослан районының “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең волонтерлар отряды “Чиста обелиск” акциясе уңаеннан Киров исемендәге поселокта булдылар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл тирәләрен тәртипкә китерде.
25 апрель көнне Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә пенсия алды яшендәге гражданнар белән очрашу булып үтте.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында "Кайнар элемтә" телефоны эше оештырылды: (843) 557-21-12, (843)557-19-36.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Югары Ослан “Өмет утравы” комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре волонтерлар белән бергә Югары Осландагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре янына барды.
29 апрель көнне шәһәр Мәдәният сараенда "Мәгариф. Карьера" дигән вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган матбугат конференциясе узды.