Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Югары Ослан урта мәктәбе укучылары Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында кунакта булды.
Яшь артистлар өлкән буынга - әби-бабайларга шатлык һәм бәйрәм кәефе бүләк итте. Балалар җырлар башкарды, шигырьләр сөйләделәр. Интернат-йортта яшәүчеләр балалар чыгышын бик җылы кабул итте. Мондый очрашулар интернат-йортта яшәүчеләр өчен дә кирәк: бу аларга үзләрен бу җирдә ялгыз булмаган итеп тоярга ярдәм итә: алар балаларны кайгыртучан булырга, өлкән буынны ихтирам итәргә өйрәтә.