5 нче майда Әгерҗе районының Красный Бор авыл җирлегендәге һәр учреждение хезмәткәрләре үзешчән сәнгать осталыкларын “Мәрхәмәтле йөрәк” исемле хәйрия концертында күрсәтте. "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр һәм тәрбиячеләр дә әлеге чарада катнашты.
Тәрбиячеләр тарафыннан күңелле “Тимерче” исемле рус халык җыры яңгырады, мәктәпкәчә яшьтәге балалар халык инструменталь көйләрен җырга кушып уйнадылар. Шулай ук “Ачы тау”, “Туган авылым урамы” исемле татар җырлары да яңгырады. Тамашачыларны рус халык әкиятләреннән кечкенә генә сәхнәләштергән үрнәкләр шаккатырды. Хәйрия концертында катнашкан һәр үзешчән үз осталыкларын күрсәтеп җылы тәэсирләр алды, үз хезмәтләренә югары бәя бирделәр.
Бу концертта җыелган акча Красный Бор авыл җирлегендәге чиркәүне төзекләндерү өчен тотылачак.