Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Югары Ослан “Өмет утравы” комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре волонтерлар белән бергә Югары Осландагы картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәннәре янына барды.
Балалар ветеранннарны якынлашучы бәйрәм белән котлады, аларга үз куллары белән ясаган “өчпочмаклы хатлар” тапшырды. Хатларны махсус шулай өчпочмаклы итеп эшләделәр: өлкәннәр аларны кулларына алгач, фронт хатлары белән бәйле дулкынлану хисләрен искә төшерсеннәр өчен. Балалар тыл хезмәтчәннәренең сугыш елларында башкарган эшләре турында игътибар белән тыңлады. Ветераннарга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.
“Бөек Ватан сугышы ветераннары - сугыш чорының барлык авырлыгын кичергән чын җиңүчеләр. Үзләренең газаплын тормышлары белән алар киләчәкне тәэмин итте һәм моның өчен чиксез хөрмәт казандылар”, - ди социаль педагог Ләйсән Илдус кызы.