25 апрель көнне Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә пенсия алды яшендәге гражданнар белән очрашу булып үтте.
Гражданнар алдында эшкә урнаштыру һәм махсус программалар бүлеге начальнигы Елена Гиршович чыгыш ясады. Ул үзәк белгечләре тарафыннан күрсәтелә торган консультация хезмәтләре исемлеге, шул исәптән эшкә урнашу, үз эшеңне ачу, өстәмә һөнәр үзләштерү кебек темалар турында сөйләде.
Юрисконсультант Наталья Матвеева эшсез гражданнарны хезмәт турындагы законнардагы үзгәрешләр, пенсия алды яшендәге гражданнарның хокукларын яклау ысуллары турында мәгълүматлар бирде. Гражданнарга “Кайнар элемтә” оештырылу турында өстәмә мәгълүмат та бирелде.
Бер үк вакытта пенсия алды яшендәге гражданнарга һәм теләгән һәр кешегә пешекче һәм ипи пешерүче һөнәрләре буенча алга таба эшкә урнашу максатыннан эш бирүче белән әңгәмә дә оештырылды.
Чарада барлыгы 40тан артык кеше катнашты.