Югары Ослан районында "Чиста обелиск" акциясе бара

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Югары Ослан районының “Өмет утравы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең волонтерлар отряды “Чиста обелиск” акциясе уңаеннан  Киров исемендәге поселокта булдылар. Алар Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл тирәләрен тәртипкә китерде.

Биредә алар поселок активисты Виктор Михайлов белән очрашты. Һәйкәл нәкъ менә әлеге ветеранның ярдәме белән төзелде. Ә волонтерларның берсе - аның оныгы Кирилл Сапунов. Ул битараф булмаган бабасы башлап җибәргән игелекле эшне намус белән дәвам итә.

Чаралар планы нигезендә, комплекслы үзәк отряды волонтерлары район үзәгендә Геройлар паркы территориясен җыештырды. Шулай ук  зиратка барып, бердәм рәвештә Бөек Ватан сугышында катнашкан ялгыз ветераннарның, солдат толларының каберләрен чистартты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International