29 апрель көнне шәһәр Мәдәният сараенда "Мәгариф. Карьера" дигән вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Чара Татарстанда Эшче һөнәрләр елына багышланды. Ярминкәдә 9-10 сыйныф укучылары 600дән артык бала катнашты.
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Алабуга һәм Яр Чаллы һөнәри белем бирү уку йортлары тәкъдим ителде.
Уку йортлары укытучылары интерактив формада балаларны укыту юнәлешләре белән таныштырды, махсус җиһазларда презентацияләр һәм мастер–класслар үткәрде. Булачак абитуриентлар укытучылар һәм студентлар белән аралаша, керү, яшәү шартлары, ял оештыру турында сораша, хезмәт базарында һөнәрләрнең кирәклеге турында белә алды.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче тестлар уздырды, аның нәтиҗәләре буенча һәр укучыга булачак һөнәр сайлау буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.