“Өмет утраучыгы”нда  “Георгий тасмасы” акциясе

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

25 апрельдән Югары Ослан муниципаль районының  “Өмет утраучыгы” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Георгий тасмасы” акциясе старт алды.

Георгий тасмасы Бөек Ватан сугышында Җиңү символы һәм ватаныбызны яклаган кешеләр турында хәтер дә булып тора. Акция  үткәрү алдыннан “Оста куллар” клубы катнашучылары үз куллары белән Георгий тасмасы белән брошкалар ясады.

"Георгий тасмасы” акциясе кысаларында социаль хезмәткәрләр “Иреклеләр” волонтерлык  отряды һәм “Көмеш яшь”  волонтерлар отряды белән берлектә тантаналы рәвештә үзләренең карамагындагы кешеләргә тасмалар тапшырды, аларны Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгы белән котлады.

Күкрәккә беркетелгән Георгий тасмасы, Җиңү символы буларак, елдан-ел Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгы турында искә төшерә. Бу - ветераннарга хөрмәт, сугыш кырында һәлак булган сугышчыларны искә алу, Җиңү өчен барысын да биргән кешеләргә рәхмәт белдерү символы.

Акциядә 19 социаль хезмәткәр һәм өйдә  социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә торучы 100 граждан катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International