Чистайның "Юлдаш" интернат-йорты карамагындагылар "Ватанны саклаучыларга" мемориалы янына булды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген Чистайның “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче өлкән яшьтәге социаль хезмәтләрдән файдаланучылар “Ватанны саклаучылар” хөрмәтенә төзелгән җиңү почмагына сәяхәт кылып кайтты. 

“Язгы мәрхәмәтлелек атналыгы” акциясен йомгаклап һәм Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан оештырылган чараның максаты  Россия тарихының, Бөек Ватан сугышы елларының иң мөhим вакыйгалары белән бәйле көннәрне искә төшерү  hәм  батыр – ветераннарга карата ихтирам хисе үстерү иде.

Әлеге паркта Бөек Ватан сугышы дәверендәге хәрби техника күргәзмәсе урнашкан. Монда танклар,  хәбри десант машиналары, танкларга каршы артиллерия туплары, үзйөрешле артиллерик җайланмалары һ.б. техника күрсәтелгән.

Сәяхәтне оештыручы интернат-йорт белгечләре Людмила Җәмәлетдинова белән Альбина Сираева чарада катнашучыларга паркның килеп чыгу вакыты, әлеге техникаларның үзенчәлекләре һәм сугыш елларында бу техника бәрабәренә ирешелгән батырлыклар турында аңлатып үттеләр.

Экскурсия һәр сәяхәтчегә патриотик бәйрәм рухы өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International