Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны оештыру һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру идарәсе башлыгы Рөстәм Ибраһимов, шулай ук Казан шәһәре башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов катнашты.
Үзенең чыгышында министр Эльмира Зарипова, 2019 елның 5 апреленә республикада 38 642 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм сугыш толлары белән сугыш инвалидларының хатыннары яши, дип билгеләп үтте.
Эльмира Зарипова гражданнарның әлеге категориясе өчен ташламалар, ай саен өстәмә матди тәэмин ителеш, торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча социаль ярдәм чаралары турында искә төшерде.
Җиңү бәйрәме кысаларында 38808 ветеранга ТР Президенты исеменнән котлау открыткалары тапшырылачак, республика бюджеты хисабына Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм инвалидлары, вафат булган сугыш ветераннарының тол хатыннары өчен 11 меңнән артык азык-төлек җыелмасы тапшырылачак.
6 майда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган республика оештыру комитеты утырышы узачак.