Шушы көннәрдә Буаның "Гармония" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Җиңү көненә багышланган чара уздырды. Очрашуда "Преодоление" клубы әгъзалары катнашты.
Психологлар С.Шакирова һәм Ә.Кәримов балалар белән бергә үзләренең тормышларын корбан иткән, Ватанны саклаган, Бөек Ватан сугышы ветераннарын искә төшереп төсле кәгазьдән аппликацияләр әзерләде.
Оештыручылар сүзләренә караганда, мондый чаралар яшь буында гражданлык бурычының әһәмиятен аңлап, үз халкының тарихи хәтеренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итә.