Җиңү көненә багышланган концертлар интернат-йортларда узды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

8 майда Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм концерты узды.

Бәйрәм концертын интернат-йорт директоры А.Костина ачып җибәрде. Алевтина Владимировна чын күңелдән һәр ветеранны котлап, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм  Миннехановның, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаевның котлау открыткаларын тапшырды.

Бәйрәм концерты 2 нче номерлы Болгар урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары тарафыннан куелды. Балалар өлкәннәр белән бергәләп сугыш еллары җырларын башкарды, биеде, ә иң мөһиме үлгәннәрне бер минут тынлык һәм “Җиңү көне” җыры белән искә алдылар.

 "Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортындаа Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан, тантаналы бәйрәм концерты булды. Әлеге чарада интернат хезмәткәрләре, биредә тәрбияләнүчеләр, Чистай шәһәренең 3 нче гимназия укучылары, медицина училищесының студентлары чыгыш ясады.

Концерт тамашачылар күңеленә хуш килде, алар рәхмәт йөзеннән концертта катнашучыларны алкышларга күмде. Күпме еллар узса да, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, иң дәһшәтле сугыш буларак сакланыр. Халкыбызның кылган батырлыклары һәрвакыт хөрмәт һәм соклану белән искә алыныр. . 

“Юлдаш” Чистай шәһәре картлар һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүче яшь инвалидлар бүлеге әгъзалары интернат-йорт белгечләре күптәннән килгән күркәм гадәт буенча, “Геройлар аллеясына” мемориаль акция оештырды. 

Бик күп югалтулар алып килгән сугышта гомерләре өзелгән, хәбәрсез югалган һәм тыныч тормышта вафат булган ветераннарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International