"Ялкын" приютында ветеран белән очраштылар

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бөгелмәнең "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Балаларга сугыш турында" дигән чара узды.

Күптән көтелгән һәм шатлыклы Җиңү бәйрәме алдыннан балалар Бөек Ватан сугышы ветераны Милинчук Виталий Антонович белән очрашты.

Очрашуда ветеран балаларга һәм ата-аналарга Венгрияне азат итү өчен барган сугышта катнашу турында сөйләде. Малайлар һәм кызлар зур кызыксыну белән ветеранның орден-медальләрен карады. Бигрәк тә сугыш вакытында алынган медальләр бүгенге көнгә кадәр шул чор вакыйгаларын саклый кебек.

Балалар җырлар башкарды, солдатларның героик гамәлләре турында шигырьләр укыды. Бәхетле балачаклары, тыныч күк йөзе өчен рәхмәт йөзеннән чәчәкләр һәм открыткалар бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International