Лениногорск районында "Чын күңелдән" акциясе

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бөек Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, 8 май көнне Әрмән автономияле "Севан" җәмгыяте Говоргян Арега җитәкчелегендә  Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәт алучылар өчен хәйрия ашы оештырды.

Чара барышында кече яшьтәге мәктәп балалары башкаруында шигырьләр яңгырады. Ветераннарга сугыш вакытында фидакарь хезмәтләре, каһарманлыклары өчен рәхмәт сүзләре яңгырады, бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International