Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан, Кукмара шәһәренең “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә патриотик тематикага “Без онытмыйбыз! Без горурланабыз!” дип аталган рәсем конкурсы үткәрелде.
Төсле буяулар ярдәмендә балалар Бөек Җиңүгә карата уй-кичерешләрен, карашларын чагылдырды. Матур чәчәкләр, елмаеп торган кояш, аяз күк йөзе, төрле төстәге салют ясадылар. Кечкенә генә сабый куллар үзләренең рәсемнәре белән безгә аяз күк йөзе, тыныч тормыш бүләк иткән батырларыбызга рәхмәтләрен белдерде.
Бөек Җиңүнең тарихын өлкән буын гына түгел, кече буын да белергә тиеш. “Без үзебезнең туган җиребезне яратабыз!" – ди балалар.Җиңү турында истәлек аларның күңелләрендә кадерләп сакланачак! Чөнки безнең ул көнне онытырга хакыбыз юк.