Цифрлы тапшырулар - һәр ветеранга

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү алдыннан бөтен ил буенча ветераннарга цифрлы эфир телетапшыруларының җиһазларын тәэмин итүдә һәм көйләүдә адреслы ярдәм акциясе уза.

Бүген әлеге акция кысаларында Лениногорск "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җитәкчелеге Лениногорскта яшәүче һәм әлеге җиһазларга мохтаҗ булган Бөек Ватан сугышы ветераннарына цифрлы телевизион кабул итү җайланмалары тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International