Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге белгечләре Мобиль офис белән һөнәри юнәлеш бирү эшчәнлеге буенча “Ялкын” приютында булды. Мәктәп яшендәге барлык балалар һөнәри юнәлешләрен ачыклау өчен компьютерда профтестлаштыру узды.
7 майда үзәк белгече Снежана Лунёва мәктәп яшендәге балаларга һөнәри юнәлеш хезмәтләре күрсәтү өчен “Ялкын” приютына барды. “Ялкын” приюты белән Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәге арасында ел саен профессиональ юнәлеш эшчәнлеге алып бару турында уртак килешү төзелә. Хезмәттәшлекнең төп максаты – яшүсмерләрдә төрле һөнәрләргә карата кызыксынучанлык уяту, юнәлеш бирү өчен максатчан эш алып бару, балаларның теләкләрен, нинди эшләргә һәм һөнәрләргә сәләтле икәнен ачыклау ачу өчен тестлар уздыру.
Приютта тәрбияләнүче һәр бала психологтан аерым киңәшләр ишетте, тест йомгаклары белән танышты. Тестта барлыгы 6 кеше катнашты.