Пенсиягә чыгу яшендәге эшләүче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан, 7 майда мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән муниципаль районының пенсия фонды, социаль яклау бүлеге һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә Федераль дәүләт казна учреждениесе "ТР буенча федераль янгынга каршы хезмәтнең 8 нче отряды" хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты.
Чарада 18 кеше, шул исәптән пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнар да бар иде.
Гражданнарга пенсиягә чыгу яшендә булган хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү һәм яшь буенча дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе, Россия Федерациясенең "Халык мәшгульлеге хакында" законының 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләре, хезмәт базарында пенсиягә чыгу яшендәге гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә өстәмә гарантияләр билгеләү хакында мәгълүмат җиткерелде.