ЯҢАЛЫКЛАР


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр җырлар авторы һәм башкаручы Евгений Скрябин белән очрашты.

13 майда Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  “Балыклар” темасына багышланган мастер- класс узды.

9 май көнне бөтен ил Бөек Җиңү көнен билгеләп үтте. Шушы бөек бәйрәм алдыннан Чистайның "Балкыш" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны К. Аржанцевка барып, аны шушы көн белән котладылар, Георгий тасмасын тапшырдылар.

9 май көнне Яр Чаллының "Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәге социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышы ветеранының 92 яшьлек тол хатыны Саимә Гарипова һәм социаль хезмәт алучылар Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантанада  катнашты.

Россия 9 майда Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтте. Бу Җиңү зур корбаннар  аша килде һәм менә 74 ел инде ил халкы тыныч тормышта яши.

9 май көнне Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм ТР муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче Фекла Текенова һәм Зоя Овинкинаны Җиңү көне белән котладылар.

Авыл хуҗалыгы тармагында эшчәнлек алып баручы предприятиеләр 335 хезмәткәренә 4570,0 мең сумлык бурычларын кайтарды.

13 майда Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен тәрбияче Р.Шишкина  тарафыннан ачык һавада “Хезмәт терапиясе” технологиясе кысаларында шөгыль уздырылды.

Шушы көннәрдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Әлмәт балалар йортында компьютер тесты оештырды.

Татарстанда беренче бала тапкан 631 яшь ана һәм өченче баласы туган 126 хатын-кыз 2019 елның 8 маена яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International