Социаль хезмәт алучыларны социаль реабилитацияләүнең уңышлы факторы - хезмәт терапиясе

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

13 майда Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар өчен тәрбияче Р.Шишкина  тарафыннан ачык һавада “Хезмәт терапиясе” технологиясе кысаларында шөгыль уздырылды.

Интернат-йортта яшәүчеләр күңелсезләнеп утырмыйлар, җәй-көз көннәрендә алар интернат территориясендә хезмәт куя. Практика күрсәткәнчә, өлкәннәр бик теләп чәчәк түтәлләрен тәрбияли, яшелчәләр үстерә.

Әлеге шөгыльнең максаты - яшәү дәртен саклау, вак моториканы һәм организмның хәрәкәт функциялләрен үстерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International