ЯҢАЛЫКЛАР


15
май, 2019 ел
чәршәмбе

Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар бу көннәрдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы барлык социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә уза.

14 майда Балтач районында Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван Гыйльмуллинга цифрлы эфир телевизион тапшыруларына күчү өчен җиһаз урнаштырылды.

14 май көнне Бөек Җиңүнең 74 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан, Әгерҗенең “Наз” приютында тәрбияләнүчеләр, тәрбиячеләр   “Дубрава” реабилитация үзәгендә дәваланучылар өчен “9 нчы май  көйләре” исемле зур концерт куйды.

Түбән Каманың "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты кыска ремонт эшләреннән соң үз ишекләрен ачты. Хәзер учреждениедә тагын да якты һәм күңелле.

Бүген, 15 майда, без иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.


14
май, 2019 ел
сишәмбе

14 майда "Тәтеш балкышы" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан Халыкара балалар ышаныч телефоны көненә багышланган акция үткәрелде.

 

Бүген, 14 майда, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Тәҗетдинова гражданнарны кабул итте.

Зәй халык мәшгульлеге үзәгендә балигъ булмаганнарны җәйге чорда эш белән тәэмин итү программасы уңаеннан эшләргә теләгән яшүсмерләрне барлый башладылар.

14 майда Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  “Самовар” дигән чара узды.

 

Лениногорскның мәшгульлек үзәге белгечләре "РУМ" укыту үзәге психологлары белән берлектә Зеленая Рощадагы  М.Горький исемендәге мәктәп укучылары арасында һөнәри юнәлеш бирү буенча чара үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International