Шушы көннәрдә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Әлмәт балалар йортында компьютер тесты оештырды.
Компьютер тестлары шәхси формада "Юнәлеш" методикасы буенча үткәрелде. Әлеге тест "Кеше-кеше", "Кеше-билге", "Кеше-техника", "Кеше-табигать" һәм "Кеше-сәнгать образы" өлкәләрендә һөнәр сайлау юнәлешен билгеләргә мөмкинлек бирә.
Тест нәтиҗәләре тест үтүчегә туры килә торган һөнәрләр исемлеген үз эченә ала, ул кешенең сайлаган эшчәнлек өлкәсен һәм һөнәри белем дәрәҗәсен исәпкә алып, кайсысына туры килүен фаразларга мөмкинлек бирә.
Балаларның күбесенең "Кеше-табигать" һәм "Кеше-техника" төрләре буенча нәтиҗәләре аеруча югары булды.
Барлыгы 8 кешегә хезмәт күрсәтелде.