ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы  Зәмфирә Суфьянова “Театр елы – 2019”  Яр Чаллы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган "ЭкоЯз" төбәк экологик фестивалендә катнашты.

17 май көнне "Полянка" лагеры VIII төрдәге коррекция интернат-мәктәбе базасында "Татэнерго" АҖ призларына егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча районара беренчелек узды.

19 нчы май көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган "Яшәү өчен белергә" дигән акция уздырылды.


17
май, 2019 ел
җомга

16 майда Яшел Үзән мәшгульлек үзәгендә Яшел Үзән  районының 5-7 нче сыйныф укучылары, шул исәптән, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында үткән "Үз кулларым белән ясалган" иҗади конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын тантаналы рәвештә бүләкләү узды.

 

Бүген Әлмәтнең шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә барлык теләүчеләр, шул исәптән инвалидлар өчен вакансияләр ярминкәсе узды.

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан 20 эшсез граждан һөнәри белем алуга һәм өстәмә һөнәри белем алуга җибәрелгән. Алар "Делопроизводитель" һәм "Сметное дело" программаларын үзләштерәчәк.

Теләченең "Чишмә" гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм үзәге белгечләре  "Без цифрлы дөньяда: мөмкинлекләр һәм тискәре күренешләр" темасына чираттагы дәрес оештырдылар.

Халыкара гаилә көне алдыннан Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр социаль йорты базасында “Гаилә Универсиадасы” чарасы уздырды.

17 майда Бөгелмә мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгече Наталья Матвеева халык мәшгульлеге өлкәсенә караган юридик характердагы консультация үткәрде.

16 майда мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән районының пенсия фонды, социаль яклау булеге һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә "Сәнгать галереясы" муниципаль бюджет учреждениесе һәм Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбе өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты. Очрашу пенсиягә чыгу яшендә булган эшләүче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан оештырылды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International