Бөгелмәлеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде

2019 елның 17 мае, җомга

17 майда Бөгелмә мәшгульлек үзәгенең әйдәп баручы белгече Наталья Матвеева халык мәшгульлеге өлкәсенә караган юридик характердагы консультация үткәрде.

Чараның төп максаты Бөгелмә шәһәренең социаль якланмаган һәм аз керемле гражданнарына консультация ярдәме күрсәтү иде. Анда төрле социаль төркемнәрне чагылдыра торган 5 кеше катнашты, күпчелеге – аз тәэмин ителгән категория гражданнар:  пенсионерлар, эшсезләр, инвалидлар, ягъни дәүләт һәм җәмгыятьтә социаль ярдәмгә аеруча мохтаҗ булган кешеләр. Анда мәшгульлек үзәгендә исәптә торучылар, шулай ук беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр катнашты.

Бу көнне бирелгән сораулар хокукый-хезмәт мөнәсәбәтләренә, халык мәшгульлегенә кагылышлы законнар турында булды. Мөрәҗәгать итүчеләр үзләренең сорауларына квалификацияле тулы җаваплар алды. Шулай ук әлеге гражданнарга язма күрсәтмә-киңәшләр дә тапшырылды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International