16 майда мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре Яшел Үзән районының пенсия фонды, социаль яклау булеге һәм башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә "Сәнгать галереясы" муниципаль бюджет учреждениесе һәм Яшел Үзән балалар сәнгать мәктәбе өстәмә белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе хезмәткәрләре өчен оештырылган күчмә консультациядә катнашты. Очрашу пенсиягә чыгу яшендә булган эшләүче гражданнарның мәшгульлеген саклау максатыннан оештырылды.
Чарада 13 кеше, шул исәптән пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнар да катнашты.
Гражданнарга пенсиягә чыгу яшендә булган хезмәткәрләрнең хокукларын үтәү һәм яшь буенча дискриминациягә юл куймау мәсьәләсе, Россия Федерациясенең "Халык мәшгульлеге хакында" законының 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән үзгәрешләре, хезмәт базарында пенсиягә чыгу яшендә булган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтүгә өстәмә гарантияләр билгеләү хакында мәгълүмат җиткерелде.