"Яңарыш" тернәкләндерү үзәге  акциядә катнашты

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

19 нчы май көнне Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья СПИДтан үлгәннәрне искә алу көненә багышланган "Яшәү өчен белергә" дигән акция уздырылды.

Акция уңаеннан социаль хезмәтләр алучылар белән "Без сәламәт яшәү рәвеше өчен" дигән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, мәгълүмати-профилактик акция уздырылды, аның барышында балалар үз куллары белән ясалган мәгълүмати буклетлар һәм кызыл чәчәкләр таратылды.

Бу акциянең төп бурычы - җәмәгатьчелек игътибарын ВИЧ-инфекция һәм Спид проблемасына җәлеп итү, һәр кешегә бу авыру турында дөрес һәм тулы мәгълүматны җиткерү, үзләрен һәм якыннарын якларга ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International