16 майда Яшел Үзән мәшгульлек үзәгендә Яшел Үзән районының 5-7 нче сыйныф укучылары, шул исәптән, сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында үткән "Үз кулларым белән ясалган" иҗади конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын тантаналы рәвештә бүләкләү узды.
Шәһәр һәм районның төрле учреждениеләре комиссия хөкеменә иң яхшы 45 эш тапшырды. Алар арасыннан мөмкинлекләре чикләнгән 5 укучының эше призлы урыннарга лаек булды. Иҗади эшләр төрле материаллардан һәм төрле техникада башкарылган иде. Җиңүчеләр, призерлар, педагог-остазлар дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнделәр, конкурста катнашучыларга катнашкан өчен грамота бирелде.
Һәр балада иҗади потенциал бар. Безнең бурыч – төрле конкурслар, һөнәри юнәлеш чаралары аркылы һәр яшүсмердә төрле һөнәрләргә өйрәнергә, үз куллары белән ни булса да ясап карарга, үзенең иҗади потенциалын ачарга һәм яраткан эшен табарга мотивация барлыкка китерү, - ди чараны оештыручылар.