16 май көнне Менделеевск "Өмет яры" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре "Минем гаиләм – минем бәхетем" темасына бәйрәм чарасы уздырды. Бәйрәмдә социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә булган җиде гаилә катнашты.
Шушы көннәрдә Арчаның Яңа Кенәр авылы мәдәният йортында "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Чәчәкләрдән күргәзмә" дигән район конкурс-күргәзмәсе оештырды.
Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортындагыларны Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәнияте белән таныштыру максатыннан "Милли мәдәният терапиясе" инновацион технологиясен тормышка ашыру дәвам итә.
Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты Е.Саблина "Карьера: старт!" чарасы оештырды. Татарстанда эшче һөнәрләр елы уңаеннан оештырылган чарада 8 нче гомумбелем мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары катнашты.
16 нче майда Яшел Үзән шәһәре мәшгульлек үзәгенең Мобиль офисы Осиново авыл җирлеге башкарма комитетында булды.
Менделеевск муниципаль районында "Өмет яры" халыкка иҗтимагый хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре алкогольне чамадан тыш куллануны кисәтү һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру максатыннан, хезмәт күрсәтүдә торучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен квартал саен профилактик әңгәмәләр һәм мәгълүмат сәгатьләре үткәрәлә. Алар шәһәр халкы арасында тематик буклетлар һәм белешмәлекләр тараталар.
Яр Чаллы шәһәре "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә 16нчы майда ата-аналар, кунаклар өчен Ачык ишекләр көне уздырылды.
Бүген Әлки өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучылар белән кәрәзле элемтә һәм интернеттан файдалану турында әңгәмә үткәрелде.
Халыкара музейлар көне алдыннан Мамадыш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче 12 кеше Шәдче урта мәктәбе каршында оештырылган Туган якны өйрәнү музеенда һәм Сугышчан дан музеенда булдылар.
Һөнәри юнәлеш бирү - һәр кешенең шәхси үзенчәлекләрен, кызыксынуларын һәм сәләтләрен ачыклауга юнәлдерелгән чаралар системасы. Иртә профориентация инвалид балалар белән һөнәрләр дөньясы белән танышуның мөһим баскычы булып тора.