17 май көнне "Полянка" лагеры VIII төрдәге коррекция интернат-мәктәбе базасында "Татэнерго" АҖ призларына егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча районара беренчелек узды.
Ярышларда Актаныш, Мөслим, Азнакай, Тукай, Минзәлә районнары һәм Яр Чаллы шәһәре катнашты. Минзәлә районы командасы составында «Тургай " балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә бар иде. Гомумкоманда зачетында Минзәлә районы командасы I урынны алды. Чемпионнарны һәм призерларны тәрбияләгән өчен тәрбияче Р. И. Хәмидуллин район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.