"Гаврош"та гаилә кыйммәтләрен ныгыталар

2019 елның 17 мае, җомга

Халыкара гаилә көне алдыннан Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр социаль йорты базасында “Гаилә Универсиадасы” чарасы уздырды.

Бер көнгә балалар йорты  кызыклы футбол, җиңел атлетика,төз ату, спорт туризмы, спорт туклануы, шахмат һәм шулай ук иҗади остаханә, фотозона, ландшафт дизайны мәйдан-секцияле Универсиада авылына әверелде.

Балалар әти-әниләре белән бергә спорт ярышларында катнашты. Дөрес туклану турында күп кызыклы фикерләр белделәр. Турист палаткасын җыярга өйрәнделәр, урманда үзеңне саклап калу өчен нәрсәләр ярдәм итәчәген белделәр, һавада оча торган "елан" җыйдылар, йөрәк рәвешендә чәчәк түтәле утыртуда һәм күптөрле башка уеннарда катнаштылар.

Чара барышында “Ачык микрофон” эшләде, анда һәрберсе иҗади осталыкларын күрсәтә алдылар - балалар актив рәвештә өйрәнгән җырларын башкарды,  шигырьләрен укыды.

Чара ахырында Гаилә Универсиадасы җиңүчеләре һәм призерлары билгеләнде, ябылу тантанасы – биюле флешмоб уздырылды.

Әти-әниләрнең, балалар йорты тәрбиячеләренең фикеренчә мондый чаралар оештыру уңай күренеш. Бу чаралар гаиләдәге балаларның һәм әти-әниләрнең эмоциональ элемтәләрен  ныгыту өчен мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International