Яр Чаллыда "ЭкоЯз" фестивале узды

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы  Зәмфирә Суфьянова “Театр елы – 2019”  Яр Чаллы шәһәрендә ел саен үткәрелә торган "ЭкоЯз" төбәк экологик фестивалендә катнашты.

Чараның максаты: экологик культура формалаштыру, табигатькә, әйләнә-тирәлеккә сакчыл караш тәрбияләү һәм шәһәр халкының актив яшәү рәвешен үстерү.

Белгеч үз карамагындагы социаль хезмәт  алучыларга сәйлән үрү техникасы белән әзерләнгән кулдан ясалган  эшләнмәләрдән күргәзмә ярминкәсе оештырды. Хатын-кыз бизәкләре, интерьер өчен эшләнгән агачлар, чех сәйләненнән ясалган уенчыклар, эшләнмәләр арасында үзләренең ачык төсләре белән бигрәк тә аерылып торды.

Чарада катнашучылар эко-сумкалар, “скраб-букинг” стилендә открыткалар ясау, икенчел чималдан эшләнмәләр ясау һәм аерым җыю буенча мастер-классларда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International