Татарстанда беренче бала тапкан 670 яшь ана һәм өченче баласы туган 134 хатын-кыз 2019 елның 17 маена яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
Бүген Питрәч "Шатлык" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында мәктәп яшендәге балалар өчен дәрес-дискуссия үткәрелде.
17 май көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы Кама Аланы 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булып кайтты. Учреждениенең профконсультанты балалар белән "Киләчәккә караш" мәгълүмат сәгате һәм һөнәри юнәлеш бирүче тестлар уздырды.
17 майда Алабуга муниципаль районындагы "Астра" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә дәвалану алучы балалар һәм аларның әниләре өчен “Социаль характердагы гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре” темасына әңгәмә үткәрелде.
Яшьүсмер чорда һәр кеше билгеле бер кризис кичерә, чөнки бу вакыт — олыгаю, җенси өлгерү, шәхес буларак формалашу чоры. Тышкы һәм эчке үзгәрешләр кешенең психоэмоциональ халәтенә сизелерлек йогынты ясый. Әлбәттә, үсеп килүче кеше өчен иң яхшы дусты һәм киңәшчесе булып аның гаиләсе тора. Әмма өйдәге мөнәсәбәтләр һәрвакытта да имин булып тормый.
17 май көнне "Әкият" курчак театры тантаналы кичәдә физик мөмкинлекләре чикле дистәләгән ешеләрне бергә очраштырды. Биредә “Чиксез мөмкинлекләр фестивале” финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләделәр.
Яр Чаллы шәһәре “Ышаныч” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең белгечләре Республика матди ярдәм (компенсация түләүләр) үзәгенең хезмәткәрләре һәм хезмәт ветераннары пансионатында ял итүчеләр белән мәгълүмати очрашу үткәрде.
14- 19 май көннәрендә социаль-мәдәни инициативалар Фонды ярдәмендә СПИД корбаннарын искә алу көненә багышланган чираттагы "Тукта ВИЧ/СПИД" Бөтенроссия акциясе уза.
23 майда Лениногорск шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнар һәм эш эзләүче гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрә.
17 май көнне "Әкият" курчак театрында "Чиксез талантлар фестивале" II Республика яшьләр фестивале финалистлары һәм җиңүчеләре бүләкләнде.