Әлмәттә күп балалы гаиләләр өчен эш урыннары булдырыла

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

25 июньдә, Әлмәт мәшгульлек үзәге белгечләре "Аппак" ҖЧҖ барды. Анда күпбалалы ата-ананы эшкә урнаштыру өчен эш урыны булдыруга бәйле чыгымнарны каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия бирү гаризасы каралды.

Эш бирүче тарафыннан слесарь-ремонтчының бер эш урыны булдырылган, эш урыны финанс документлары нигезендә җиһазландырылган.

Югарыда бәян ителгәннәрне исәпкә алып, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тарафыннан, эш бирүчегә 50 000 сум күләмендә күрсәтелгән субсидия бирү турында карар кабул ителде.

Шул ук көнне "Первомайский" авыл хуҗалыгы предприятиесенә дә сәфәр кылынды. Предприятие инвалидны мәшгульлек үзәге юлламасы буенча эшкә урнаштырган һәм ай саен инвалид хезмәтенә түләү чыгымнарын каплауга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International