2019 елның 26 июненә республикада рәсми рәвештә теркәлгән 11 520 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 47 кешегә кимрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,57 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 44 951 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 928 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,26 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 542 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 516 кеше элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 65 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.