ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Зәй халык мәшгульлеге үзәге профконсультанты Ләйсән Баһаутдинова "Тату гаилә” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Һөнәр-шәһәренә сәяхәт” дип исемләнгән чара уздырды.

Экологик аң алшартларын формалаштыру максатыннан 26 нчы июнь көнне Яр Чаллының "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Җәйге сәяхәт" дигән экологик бәйрәм уздырылды.

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә хезмәт буенча инструктор  Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт  алучылар өчен “Куллар белән  гимнастика ясау” дигән темага мастер-класс үткәрде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.

28 июньдә Түбән Новгородта Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Г. Г. Лекарев 2019 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектларында хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау торышы, шулай ук хезмәтне саклау буенча законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыра.

Кукмара районындагы “Шәфкать”  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә 27 июнендә логопед Люция Хөсәенова мәктәп яшендәге балалар өчен "Җәйгә кунакка" дигән дәрес уздырды.           

26 июньдә Әгерҗе районындагы “Наз” приютының мәктәпкәчә яшьтәге ун тәрбияләнүче  педогог- психолог Елена Нехорошкова белән яңача рәсем ясау технологиясен өйрәнде.

Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Альбина Сәйфуллина мәктәп яны лагерында мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тренинг үткәрде.


26
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Казанның Вахитов районы мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Районның җиде предприятиесе һәм оешмасы үз вакансияләрен тәкъдим итте: «Метроэлектротранс» МУП, «Сәүдә агентлыгы» ҖЧҖ, «Электроприбор «Казан заводы» ААҖ, «Водоканал» МУП һ.б.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры район башлыгы Вячеслав Козлов белән очрашты, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк белән өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортта булды һәм гражданнарны кабул итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International