Гражданнар җәмгыятен үстерүгә РФ Президенты грантларын оту буенча конкурска гаризалар кабул итү дәвам итә

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

2019 елда кеше һәм граждан хокукларын, ирекләрен яклау өлкәсендә социаль әһәмияткә ия проектларны һәм  граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы коммерцияле, хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме күрсәтү максатларында Россия Федерациясе Президентының 2019 елның 30 гыйнварындагы 30 номерлы Указы басылып чыкты.

Агымдагы елда гражданнар җәмгыятен үстерүгә Президент грантларын бирү өчен федераль бюджетта 8 млрд сум каралган, алар ике конкурс нәтиҗәләре буенча бүленәчәк.

Хәзерге вакытта II президент грантлары конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә, ул 2019 елның 31 июлендә тәмамлана. Гариза электрон документлар рәвешендә президент грантлары фондына рәсми сайтта урнаштырылган тиешле электрон формаларны тутыру юлы белән тапшырыла (http://президентскиегранты.рф).

Конкурс турында тулырак мәгълүмат биредә>>.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International