Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 902 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 42 кешегә кимрәк.
Шулай ук бу атнада Алабуга, Чистай һәм Менделеевскида эшсезләр саны кимегән. 2019 елның 25 июненә әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә исәптә 390, 321 һәм 63 эшсез тора.
Бу атнада Яр Чаллыда (+10) һәм Кама Аланында (4) эшсез гражданнар саны арту күзәтелә.
Яшел Үзәндә бу атнада эшсезләр саны үзгәрмәгән һәм 445 кеше тәшкил итә.