"Шәфкать" үзәге психологы мәгълүмати куркынычсызлык җәһәтеннән тренинг оештырды

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Тукай районы "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Альбина Сәйфуллина мәктәп яны лагерында мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча тренинг үткәрде.

Тренингның максаты яшүсмерләрдә төрле медиаресурсларда тәкъдим ителгән мәгълүматның сыйфатын һәм дөреслеген бәяләү сәләтен формалаштыру.

Тренинг вакытында конструктив һәм деструктив җырлар, фильмнар һәм мультфильмнар, телепрограммалар һәм тапшырулар анализланды, игътибарлык өчен уеннар уздырылды.

Әлеге чарада барлыгы 67 балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International