ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2019 ел
җомга

Бүген 9.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр Түбән Новгородта Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Г. Г. Лекарев РФ субъектларында 2019 елның 5 ае йомгаклары буенча хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау буенча законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрә.

2019 елның 1 июлендә инвалидлар иҗтимагый оешмалары өчен "UNIT" махсус такси хезмәте" социаль проектын тәкъдир итү булачак. Проект Президент грантлары фонды-операторы тарафыннан үткәрелә торган Бөтенроссия Президент грантлары конкурсында җиңүче булды.

Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә  28 июньдә “Җәй – сәламәтлек өчен вакыт” дигән күңел ачу чарасы узды.

Апасның "Рассвет" комплекслы үзәгендә балигъ булмаганнар белән төркемле дәрес узды. Дәресне "Самоделки" клубы эшчәнлеге уңаеннан  гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы оештырды.


27
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда Татарстанның стационар формада социаль хезмәт күрсәтә торган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәттән файдаланучылар арасында дүртенче республика шахмат-шашка турниры үтте.

Зәйнең "Шатлык" социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе үзәге белгечләре наркотикларга каршы акция уңаеннан "Наркотикларсыз тормыш" дигән дәрес  үткәрде.

ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшьүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар Яңа Кырлай авылына мавыктыргыч сәяхәт кылдылар.

Бу хакта "Татарстан" ДТРК корреспондентына Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

27 июнь көнендә ТАССР оешуның 100 еллыгына карата төзелгән план нигезендә, Кукмара муниципаль районындагы “Шәфкать” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә инвалид балалар өчен район музеена экскурсия үткәрелде.

Алабуга районында наркотикларга каршы кросста "Ышаныш" үзәге хезмәткәрләре һәм балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучы балалар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International