26 июньдә Әгерҗе районындагы “Наз” приютының мәктәпкәчә яшьтәге ун тәрбияләнүче педогог- психолог Елена Нехорошкова белән яңача рәсем ясау технологиясен өйрәнде.
Пластелин белән ясау нәниләрне бик кызыксындырды, дәрес урамда, саф һавада узды. Һәр бала үз эшен дусларына гоурурланып күрсәтте. Мондый дәресләр тәрбия җәһәтеннән нәниләргә бик файдалы.
Аларның иҗади сәләтен үстерә, нечкә моторика үсешенә һәм сенсор кабул итүгә ярдәм итә, иҗади эшчәнлек вакытында конструктив аралашу күнекмәләрен формалаштыра.