28 июньдә Түбән Новгородта Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Г. Г. Лекарев 2019 елның 5 ае нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясе субъектларында хезмәт шартлары һәм хезмәтне саклау торышы, шулай ук хезмәтне саклау буенча законнарны камилләштерү мәсьәләләре буенча киңәшмә уздыра.
Хезмәтне саклау дәрәҗәсен күтәрү һәм тиешле законнарның төп үзгәрешләре буенча мәгълүмат алу мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итү максатыннан Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы онлайн-режимда киңәшмәдә катнашырга тәкъдим итә. Трансляция Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте сайтында оештырылачак (https://government-nnov.ru) 9.00 сәгатьтән 10.30 сәгатькә кадәр.