Кукмара тернәкләндерү үзәгендә интеграцияләнгән дәрес узды

2019 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Кукмара районындагы “Шәфкать”  мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү  үзәгендә 27 июнендә логопед Люция Хөсәенова мәктәп яшендәге балалар өчен "Җәйгә кунакка" дигән дәрес уздырды.

Уен формасында үткәрелә торган мондый интеграцияләнгән дәресләр балаларда  иҗади хыялларны үстерә, сүз запасын баета, табигатькә мәхәббәт тәрбияли.

Дәрес төрле викторина уен белән алмашты, җырлар, шигырьләр, табышмаклар яңгырады.

Балалар бик теләп, барлык биремнәрне дә җиңел үтәде. Һәркем үзенең сәләтен, белемен, зирәклеген күрсәтә алды. Соңыннан балалар җәй көнне нәрсә белән шөгыльләнүләре турында сөйләделәр. Чөнки җәй балалар  елның иң яраткан чоры.                 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International