Бүген Казанның Вахитов районы мәшгульлек үзәге вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде. Районның җиде предприятиесе һәм оешмасы үз вакансияләрен тәкъдим итте: «Метроэлектротранс» МУП, «Сәүдә агентлыгы» ҖЧҖ, «Электроприбор «Казан заводы» ААҖ, «Водоканал» МУП һ.б.
Вакансияләр ярминкәсенә барлыгы 299 кеше килде. Аларга 666 вакансия тәкъдим ителде. Ярминкә нәтиҗәләре буенча вакантлы эш урыннарына юлламаларны 37 казанлы алды.
Шулай ук пенсия белән тәэмин итү өлкәсендә гражданнарның мәгълүматлы булу дәрәҗәсен күтәрү максатыннан, ярминкәдә Россия Пенсия фондының Вахитов районындагы идарәсе белгечләре дә катнашты.